«Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате (6+)
23
Сентябрь 2022
Җомга
12 нче китапханә 54 нче гимназиянең югары сыйныф укучыларына халкыбызның кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары белән танышу максатыннан «Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате уздырды. Китапханә хезмәткәрләре кунакта үз-үзеңне тоту, кунакларны кабул итү һәм аларның ялын оештыру кагыйдәләре белән таныштырды. Сорауларга җавап биреп, укучылар төрле ситуацияләрне ачыкладылар, «Кунак каршылаганда» һәм «Кунаклар, кунакчыллык турындагы мәкаль – әйтемнәр» уеннарында катнаштылар, төрле сынамышларны искә төшерделәр. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. |